Для подтверждения авторства введите
e-mail, указанный при добавлении материала.
На этот адрес электронной почты будет отправлена ссылка для редактирования

конспект урока Cугыш урлаган балачак

Шәмсиева Луиза Әһли кызы Әтнә районының Күлле Киме авылында туып үсә. Туу, белем алу, эшләү- бер авылда, бер мәктәптә. Туган авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли ул. 1985 елда РСФСР ның халык мәгарифе отличнигы дигән исем бирелә. 1991- 1992 уку елында укытучы методист разрядына лаек була. 2004 елның 8 октябрендә музей эшен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Президентыбызның Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

"Минем туган авылымда бөтен нәрсә - чишмәләр дә, өянкеләр дә, өйләр дә - һәммәсе дә моңлы, шигъриятле, җырлы, Сибгат Хәкимле, Лена Шагыйрьҗанлы. Шуңадыр инде , язучы яки артист халкы да, кайчан гына килмәсен, бу авылдан рухланып , илхамланып китә. Күлле Киме һәм Сибгат Хәким. Бу ике исем минем өчен бик кадерле һәм изге. Берсе - туган авылым, ә Сибгат Хәким – гаиләбезнең якын дусты. Мин Сибгат Хәкимнең хатларын, автограф белән бирелгән китапларын шактый тупладым. Шагыйрьнең үзе белән , укытучылар коллективы белән киңәшеп, әдәби бүлмә - музей төзү уена килдек. 1981 елның 26 декабренда – Сибгат Хәкимгә 70 яшь тулган көннәрдә - безнең уебыз тормышка ашты", - ди Луиза апа. Шул көннән башлап Сибгат Хәким музеен җитәкли ул. Музейны тулыландыруда, баетуда, очраштырулар оештыруда Луиза апаның хезмәте чиксез зур. Мәктәпнең һәр сыйныф укучылары белән даими очрашып, алар белән төрле әңгәмәләр оештыра, авылдаш шагыйребез Сибгат Хәким иҗатына мәхәббәт тәрбияли. Мәктәбебез укучыларының сәләтен күреп алып, аларның кул эшләреннән күп кенә күргәзмәләр оештырды ул. Мәктәпкә нинди генә кунак килмәсен, һәркайсы Луиза апаның эшенә югары бәя биреп китә.

Раздел: Конспекты классных часов в 3 классе
Автор:
МБОУ - Кулле Киминская СОШ
Дата публикации: 03.04.2015
© При использовании материала ссылка на автора и сайт обязательна!
  Получить выходные данные
  Внести правки в свой материал

 Выходные данные (библиографическая ссылка):

Юсупова Г. И. Cугыш урлаган балачак // Международный каталог для учителей, преподавателей и студентов «Конспекты уроков» // URL: https://xn----dtbhtbbrhebfpirq0k.xn--p1ai/class-chas/3-klass/file/8207-cugysh-urlagan-balachak (дата обращения: 29.03.2024)
  Скачать сертификат о публикации
  Заказать рецензию на публикацию