Для подтверждения авторства введите
e-mail, указанный при добавлении материала.
На этот адрес электронной почты будет отправлена ссылка для редактирования

Фольклор

Балалык чоры - үзе бер кабатланмас тылсымлы дөнья. Үзенчә матур, үзенчә серле. Бу дөньяда тормышыбыз дәвамчылары - яңа шәхесләр тернәкләнә. Шытып чыккан яшь үсенте сыман нәниләребезгә дә якты “кояш”, “игелекле туфрак” кирәк. Нәниләребез өчен бу, мөгаен, халкыбызның гасырлардан килгән зирәк акыллы, моңлы күңелле җор телле тудырган иҗат җәүһәрләредер. Шушы олы хәзинәнең бер өлешен без “балалар фольклоры” дип йөртәбез. Балалар фольклоры бала туганнан алып балигъ  булганчы аңа өлкәннәр тарафыннан бирелә торган һәм шулай ук балаларның үз мохитләрендә яшәп килгән халык иҗаты әсәрләрен үз эченә ала.

         Шуңа күрә дә үз белемемне күтәрү өстендә эш планына тема сайлаганда мин ике дә уйлап тормыйча халык педагогикасына  нигезләнеп балаларда бәйләнешле сөйләм телен үстерү темасын алдым. Мин эшләгән төркемдә 22 бала йөри.  Менә шушы балаларга – татар телен өйрәтү максатыннан чыгып, мин түбәндәге эш алымнарын санап китәр идем.

Туган телдә дөрес сөйләргә өйрәтү бала бакчага килгән беренче көннән үк башлана. Ана теле дәресләренең төп вазифасы да шул. Бәйләнешле сөйләм телен үстерүне ике юнәлештә алып барам

.Беренче юнәлеш – балаларның сүз байлыгын системалы рәвештә арттыру. Моңа яңа сүзләр өйрәтү нәтиҗәсендә ирешеп була. Таныш булмаган сүзләрне төрле иллюстрацияләргә карап сөйләтү, уеннар һәм аралашу аша хәтердә калдыру мөмкин. Шулай ук таныш булмаган сүзнең мәгънәсен күрсәтмә әсбап ярдәмендә төшендерү һәм яңа сүзнең русча адекваты аша да аңлатырга була.

Раздел: Учебные материалы для детского сада
Автор:
МБДОУ "Детский сад №33"
Дата публикации: 26.01.2018
© При использовании материала ссылка на автора и сайт обязательна!
  Получить выходные данные
  Внести правки в свой материал

 Выходные данные (библиографическая ссылка):

Гилазова . Г. Фольклор // Международный каталог для учителей, преподавателей и студентов «Конспекты уроков» // URL: https://xn----dtbhtbbrhebfpirq0k.xn--p1ai/detsad/raznoe/file/53530-folklor (дата обращения: 28.04.2024)
  Скачать сертификат о публикации
  Заказать рецензию на публикацию