Конспекты
Для подтверждения авторства введите
e-mail, указанный при добавлении материала.
На этот адрес электронной почты будет отправлена ссылка для редактирования

конспект урока Татар теленең стилистикасы

Включает методическую разработку

“Татар теленең стилистикасы” электив курсы
программасы.

Бик борынгы чорда барлыкка килгән риторика фәненең бер тармагы – стилистика – ХХ гасыр башларында мөстәкыйль фән буларак формалашып җитте. Кешене сөйләм теленең нинди булуы, нәрсә турында һәм ничек сөйләве һәрвакыт кызыксындырган.
Нәкъ менә стилистика фәне сөйләмне дөрес оештыру юлларын, фикерне иң дөрес һәм кирәкле сүзләр ярдәмендә әйтеп бирү ысулларын, ягъни сөйләм-фикерләү культурасының төп нигезләрен өйрәнә.
“Татар теленең стилистикасы” электив курс программасы гуманитар профиль юнәлешендә эшләүче гомуми белем бирү мәктәпләре өчен тәкъдим ителә.
Электив курсның актуальлеге:
Урта мәктәптә “Татар теле һәм әдәбияты программасы“нда стилистикага өлешчә урын бирелә. 11нче сыйныфта укучылар татар теле дәресләрендә функциональ стильләрнең үзенчәлекләре турында 2-3 сәгать дәвамында танышып китсәләр дә, мәктәп программасында стилистика буенча тулы белем бирү каралмаган. Бу фәнгә кагылышлы теоретик белемнәрне тирәнәйтү,фәнни яктан анализлау,ныклы күнекмәләр булдыру һәм аларны гамәли тормышта дөрес кулланырга өйрәтү электив курсның нигезендә ята.
Электив курсның төп максаты. Рухи хәзинәләребезне барлап, милли сәнгатебезнең гүзәллеген, тарихыбызның бөеклеген күрсәтүдә телебез төп рольне уйный. Туган телебез – искиткеч бай, матур һәм тирән аһәңле тел. Аның бөтенлеген, байлыгын, сәнгатьле сурәтләү чараларының үзенчәлеген күрсәтү, сөйләм телен үстерү һәм камилләштерүгә ярдәм итү– бу курсның төп максаты.
Программаның төп бурычлары:
1.Сөйләм культурасының төп аспектлары белән таныштыру.
2.Сөйләмдә сүзнең төп роле һәм әһәмияте турында аңлату.
3.Телнең функциональ стильләре турында аңлату.
4.Матур әдәбият стиле һәм гади сөйләм теленең үзенчәлекләре белән таныштыру.
5.Образлы сурәтләү чаралары, стилистик фигуралар һәм тропларның үзенчәлекләрен, аларны сөйләмдә дөрес куллануның әһәмиятен аңлату.
6.Әңгәмә һәм аның төрле төрле тармаклары, әңгәмә кору үзенчәлекләре белән таныштыру.
7.Практик дәресләрне оештыру үрнәкләре белән таныштыру.
Программаның билгеләнеше:
34 сәгатька исәпләнгән бу программа 10-11 нче сыйныф укучыларына адреслана һәм гомуми белем бирү мәктәпләренең гуманитар профильле сыйныфларында кулланыла ала.
Программа эчтәлегенең төзелеше:
Программа 7 бүлектән тора һәм алар темаларга бүленгән.
Кереш.
1.Стилистика һәм аның төп өйрәнү объекты.
2. Матур әдәбият стиле.
3.Троплар - сөйләм теленең алтын бизәкләре.
4.Сөйләм фигуралары-стилистик фигуралар.
5.Көнкүреш сөйләм теле.
6.Әңгәмә – иҗтимагый тормышның иң әһәмиятле бер күренеше.
7.Сөйләм культурасын тәрбияләү.
Төп темаларны өйрәнү 25 сәгатькә исәпләнә. Теоретик сорауларны өйрәнеп бетергәннән соң, гамәли дәресләр үткәрү карала. Бу дәресләр 9 сәгатькә исәпләнгән. Гамәли күнегүләр алган белемнәрне ныгытырга һәм укучыларның теоретик материалларны үзләштәрү дәрәҗәсен тикшерергә ярдәм итә. Укытучы аларны үзе теләгәнчә үзгәртә дә ала.
Дәреслекләр. Электив курс программасы материалларын аңлатканда “Риторика” , “Стилистика” , “Әдәбият теориясе” китапларыннан файдаланырга була. Алар “Кулланылган әдәбият исемлеге”ндә күрсәтелде.Мәктәп китапханәсендә курс программасында каралган темаларны өйрәнү өчен җитәрлек дәрәҗәдә материаль база бар. Моннан тыш компьютерлар ярдәмендә Интернет аша университет һәм институтлар китапханәләренә чыгып, тиешле материалларны эзләү мөмкинлеге дә бар.
Электив курс буенча укучылар белергә тиешле белем һәм күнекмәләр:
1.Стилистика фәненең төп үзенчәлекләре, аның функциональ стильләре турында белергә.
2.Матур әдәбият стиленең нигезен тәшкил итүче образлы сүрәтләү чараларының аерым элементларын, троплар һәм стилистик фигураларның төрләрен аера белергә.
3.Көнкүреш сөйләм теле белән әдәби телнең узенчәлекләрен, лексика составын, морфологик һәм синтаксик узенчәлекләрен аңлата белергә.
4.Сөйләм этикасы нормаларын белергә.
5.Үзләштерелгән белемне гамәлдә кулланырга.
6.Курс ахырына укучылар “Стилистика” фәне буенча программада каралган белемнәрне үзләштереп, аларны гамәлдә куллана белергә тиешләр. Бу– әдәби, фәнни– публицистик характердагы текстларны анализлау, стилистик сурәтләү чараларын кулланып, төрле жанрда иҗат итү һәм төрле темага телдән чыгыш ясый белү кунекмәләрен булдыру дигән сүз.
7.Белемнәрне тикшерү зачет формасында үткәрелә, биш баллы билге кую системасы кулланыла.

Раздел: Конспекты уроков по английскому и другим иностранным языкам для 11 класса
© При использовании материала ссылки на автора и сайт обязательны!
Получить выходные данные

Автор:
учитель татарского языка и литературы
Размер файлов: 26.35 kB
Дата публикации: 17.11.2016
Внести правки в свой материал

Выходные данные (библиографическая ссылка):

Шарапова Р. М. Татар теленең стилистикасы [Электронный ресурс] // Международный каталог для учителей, преподавателей и студентов «Конспекты уроков». — Режим доступа: http://xn----dtbhtbbrhebfpirq0k.xn--p1ai/in-yaz/11-klass/file/34167-tatar-telene-stilistikasy.html (дата обращения: 05.12.2016)
Скачать сертификат о публикации— как получить такой сертификат
Заказать рецензию на публикацию
 
Другие материалы из этой категории
Свидетельство о публикации. Бесплатно
Рецензия на публикацию учителя
Наши образовательные проекты

Учебные презентации — открытый каталог учебных презентаций PowerPoint. Готовые презентации и шаблоны. Все материалы доступны для бесплатной загрузки с сайта.

Всё о Prezi — сайт-руководство по созданию нелинейных презентаций с помощью сервиса Prezi.com. Также на сайте можно скачать фоны и картинки для презентаций.

Презентации — международный каталог презентаций для учителей, учеников и преподавателей. Мгновенное получение сертификата о публикации.