Конспекты
Для подтверждения авторства введите
e-mail, указанный при добавлении материала.
На этот адрес электронной почты будет отправлена ссылка для редактирования

конспект урока Боерык фигыль

Разработан тест

6 нчы сыйныфта татар теле дәресе.
Тема: Боерык фигыль, аның мәгънәсе, зат-сан белән төрләнеше. Боерык фигыльдә басым.
Максат: 1. Укучыларга боерык фигыль турында төшенчә формалаштыру, зат-сан белән төрләндерү күнекмәсе булдыру . Боерык фигыльдә басымны билгеләү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү.
2. Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.
3. Г.Тукай иҗатына мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: интерактив такта, слайдлар, компьютер.
Дәрес тибы: яңа теманы аңлату дәресе.
Формасы: төркемнәрдә эш.
Дәрес барышы:
I. Ориентлашу- мотивлаштыру этабы.
1. Уңай психологик халәт тудыру.
Деур укучы рапорты
1. Өй эшләрен,иҗади эшләрне тикшерү.
2. Актуальләштерү:
Фигыль турында гомуми мәгълүматны кабатлау.
- Укучылар, нинди сүз төркеме фигыль дип атала?
- Предметның яки затның эшен, хәрәкәтен, хәлен, торышын белдерә торган сүзләр фигыль дип атала.
- Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
- Фигыльләр нишли?нишләде?нишләгән?нишләячәк? сорауларына җавап бирә.
- Фигыль нинди ике төркемгә бүленә?
- Фигыль затланышлы һәм затланышсыз була.
- Затланышлы фигыльләргә нинди фигыльләр керә?
- Хикәя, боерык, шарт фигыльләр затланышлы була. Алар I, II, III затта, берлектә һәм күплектә килә ала.
- Затланышсыз фигыльләргә нинди фигыльләр керә?
- Сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль, инфинитив затланышсыз була, ягъни зат- сан белән төрләнми.
- Бүген затланышлы фигыльләр турында сөйләшербез.

Үзбәя кую.
II. УМ кую һәм чишү.
1. Без бүген, укучылар, Г. Тукай шигырьләренә тукталырбыз.
( Г. Тукай турында кечкенә генә әңгәмә оештырыла, Тукайның портреты).
- Бик яхшы, хәзер аның шигырләреннән өзекләрен укып чыгабыз.
2 слайд.
1. "Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;
Барчасы юк сүз- аларның булганы юктыр гомер...
...Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын;
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын."
2. Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна;
" Әйдә чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! на-на!"
3. "Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң аның, һәрдам таян син Аллага!"

4. " Яшь балалар! Аларны сез яратыгыз,
Җылы сүзләр әйтеп, сөеп юатыгыз!
5. – И Сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә –эш.
- Укучылар, өзекләр Тукайның кайсы шигырьләреннән алынган?
1. "Шүрәле" 2. "Пар ат" 3. Таян аллага 4. "Кышкы кич" 5.
Ул безгә нинди үгет бирә?
- Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләр эшне нинди мәгънә төсмере белән белдерә?
- Димәк,без бүген нинди УМ өстендә эшлибез?
- Боерык фигыль турында сөйләшәчәкбез. Үзбәя кую.

-Нинди сорауга җавап булып килә?
Нәрсә белән төрләнгән?
-Нинди җөмлә кисәге була?(җаваплар тыңлана)
Үс, укы—киңәш
Чап, ку,- боеру
Таян – киңәш
Яратыгыз, юатыгыз-
Эшләгез-
УМ ны адымлап чишү.
1. Модельләштерү:
Укучылар төркемнәрдә эшлиләр.Эшләп бетергәч,төркемнәрдән бер укучы аңлатып, тактада эшләп бирә.
Модель буенча бер-берләренә сөйлиләр, үз-үзләренә әйтәләр.
Боерык фигыль

мәгънәсе соравы төрләнеше җөмләдә
эш кушу нишлә? -зат-сан белән хәбәр
боеру нишләмә? төрләнә
өндәү нишләсен? 1 зат формасы юк
үтенү, ялваруны -барлыкта-юклыкта килә
- юнәлеш кушымчалары ала
Боерык фигыльнең төп формасы — II зат берлек саны. Ул тыңлаучы затка эш кушуны, боеруны белдерә һәм бернинди кушымча алмый: яз, кил, утыр, укы.
II зат күплек саны -гыз, -гез, -ыгыз, -егез ку¬шымчасы ала: яз-ыгыз, кил-егез, укы-гыз, сөйлә-гез.
II зат күплек сандагы боерык фигыль олылап, хөрмәтләп мөрәҗәгать иткәндә дә кулланыла: Узы¬гыз, апа, утырыгыз!
III зат боерык фигыль боеруның III затка кара¬ганын белдерә, ул берлектә — -сын, -сен, күплектә -сыннар, -сеннәр кушымчасы ала: кил-сен, кил¬сеннәр, укы-сын, укы-сыннар, утыр-сын, утыр-сыннар.
I зат берлек сандагы боерык фигыль боерудан бигрәк теләк мәгънәсен белдерә. Аның кушымчасы -ыйм, -им: бар-ыйм, күр-им, башл(а)-ыйм, эшл(ә)-им. Күп вакыт бу фигыль янында әле кисәкчәсе кул¬ланыла: барыйм әле, эшлим әле.
I зат күплектә сөйләүче (I зат) белән бергә башкаларны да эшкә өнди, чакыра. Кушымчалары -ыйк, -ик: бар-ыйк, күр-ик, башл(а)-ыйк, эшл(ә)-ик.

Боерык фигыль зат-сан белән төрләнә, дидек. Аның нигезе- II зат берлек сан формасы. Истә тотыгыз: фигыльнең нигезен табу өчен, аны II зат берлек сан боерык фигыль формасына куеп карыйлар. Таблицада боерык фигыльнең зат- сан кушымчалары бирелгән.
Берлек сан Күплек сан
I зат- -ыйм// -им - ыйк// -ик
II зат- -гыз// -гез; -(ы)гыз// -(е)гез
III зат- -сын// -сен -сыннар// -сеннәр

Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше
берлек күплек
I бар-ыйм әле I бар-ыйк әле
II бар II бар-ыгыз
III бар-сын III бар-сыннар

- Мин сезгә фигыльләр бирәм. Сез аларны зат-сан белән төрләндерегез.
Кис, кара, тап, ашык, телә, чык, яз, сөйлә, сана, бизә.
I зат I зат
II зат II зат
III зат III зат

-Дәреслектәге 143 нче күнегүдәге бирелгән җөмләләрдән боерык фигыльләрне табыгыз. Аларның мәгънәсен ачыклагыз, зат-санын билгеләгез.
1. Сак бул- киңәш итү,2 зат,берлек сан.
2. Уйнап тор әле- үтенү, 2 зат, берлек сан
3. Яз, язып бетер, килеп чык- үтенү, 2 зат,берлек сан
4. Якын барасы булма- кискен боеру, 2 зат,берлек сан
5. Үткен булсын- киңәш итү,теләк, 3 зат,берлек сан
6. Җылытып торсын- теләк, 3 зат, берлек сан

Бүген без сезнең белән мультфильм карыйбыз, ул "Кызыклы шәкерт" әсәре буенча . Сезгә шундый бирем, мультфильмны караганда нинди боерык фигыльләр очрар. Игътибар белән тыңлагыз. (Мультфильм карау).
- Өйрән, тор, аума, утыр боерык фигыльләр
- Аума сүзе ничек барлыкка килгән Ау- тамыр, -ма – кушымча.
-Боерык фигыльләрнең барлык һәм юклык төре була.
- -ма/ -мә кушымчалары ярдәмендә боерык фигыльнең юклык төре ясала. Кайчан –ма ялгана, кайчан –мә ялгана? Басым турында аңлату.

Кил-килмә, дуслаш-дуслашма, чагыштыр-чагыштырма.

Кагыйдә. Боерык фигыльдә басым

- II затта- беренче иҗеккә: укы,туктагыз, ишет, барыгыз әле.
- III затта - соңгы иҗеккә : уйнасын, алсыннар
- Юклык формасында –ма/-мә кушымчасы алдындагы иҗеккә төшә:
белмә, әйтмәгез, сизмәсен.
148 нче күнегү. Җөмләләрдәге боерык фигыльләрне табып, басымын билгеләгез.
Белемнәрне тигезләүгә тест.

1. Боерык фигыль
а) затланышлы б) затланышсыз.
2. Җөмләдән фигыльне табыгыз. Ул нинди фигыль?
Һич күләгә төшермә син җаныңдагы
Туган илең, Туган җирең яктысына.
а) хәл фигыль б) хикәя фигыль в) боерык фигыль
3. Боерык фигыль
а) заман белән төрләнә.
б) заман белән төрләнми.
4. Ә син курыкма, батыр бул! Бу җөмләдә боерык фигыль нинди мәгънә төсмере белдерә?
а) эш кушу, боеруны б) киңәш бирүне в) үтенүне
5. Бирелгән сүзләрдә басым кайсы иҗеккә төшә
уйнасын, алсыннар
а) соңгы иҗеккә б) беренче иҗеккә

Экрандагы дөрес җавапларны күзәтеп, укучылар бер-берсенең җавапларын тикшереп билге куя.

Дөрес җаваплар.
1. а
2. в
3. б
4. б
5. а
Тестларны алмашып тикшерү, бәяләү.
III. Рефлексия, бәяләү:
1. Бүген дәрестә нинди УМ өстендә эшләдек? Ничек эшләдек?
Нинди нәтиҗәгә килдек?
Үзбәя кую.
2. Өй эше.
150, *152 нче күнегү
(1. Боерык фигыль турында модельгә карамыйча да сөйләргә өйрәнергә.
2. Г.Тукайның шигырьләреннән боерык фигыль кергән 3 строфа язарга, боерык фигыльләргә телдән аңлатма бирергә.
3.* Г. Тукай китапларын ничек укырга кирәклеген әйтеп, иптәшегезгә хикәя формасында киңәшләр язып килергә.)

Тест
1. Боерык фигыль
а) затланышлы б) затланышсыз.

2. Җөмләдән фигыльне табыгыз. Ул нинди фигыль?
Һич күләгә төшермә син җаныңдагы
Туган илең, Туган җирең яктысына.
а) хәл фигыль б) хикәя фигыль в) боерык фигыль

3. Боерык фигыль
а) заман белән төрләнә.
б) заман белән төрләнми.

4. Ә син курыкма, батыр бул! Бу җөмләдә боерык фигыль нинди мәгънә төсмере белдерә?
а) эш кушу, боеруны б) киңәш бирүне в) үтенүне

5. Бирелгән сүзләрдә басым кайсы иҗеккә төшә
уйнасын, алсыннар
а) соңгы иҗеккә б) беренче иҗеккә

Тест
1. Боерык фигыль
а) затланышлы б) затланышсыз.

2. Җөмләдән фигыльне табыгыз. Ул нинди фигыль?
Һич күләгә төшермә син җаныңдагы
Туган илең, Туган җирең яктысына.
а) хәл фиг

Раздел: Материалы на образовательную тематику
© При использовании материала ссылки на автора и сайт обязательны!
Получить выходные данные

Автор:
учитель татарского языка МБОУ "Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района РТ"
Размер файлов: 91.50 kB
Дата публикации: 22.01.2015
Количество скачиваний: 5
Внести правки в свой материал

Выходные данные (библиографическая ссылка):

Хаматшина Г. Г. Боерык фигыль [Электронный ресурс] // Международный каталог для учителей, преподавателей и студентов «Конспекты уроков». — Режим доступа: http://xn----dtbhtbbrhebfpirq0k.xn--p1ai/other/varia/file/4402-boeryk-figyl.html (дата обращения: 10.12.2016)
Скачать сертификат о публикации— как получить такой сертификат
Заказать рецензию на публикацию
 
Другие материалы из этой категории
Свидетельство о публикации. Бесплатно
Рецензия на публикацию учителя
Наши образовательные проекты

Учебные презентации — открытый каталог учебных презентаций PowerPoint. Готовые презентации и шаблоны. Все материалы доступны для бесплатной загрузки с сайта.

Всё о Prezi — сайт-руководство по созданию нелинейных презентаций с помощью сервиса Prezi.com. Также на сайте можно скачать фоны и картинки для презентаций.

Презентации — международный каталог презентаций для учителей, учеников и преподавателей. Мгновенное получение сертификата о публикации.