Для подтверждения авторства введите
e-mail, указанный при добавлении материала.
На этот адрес электронной почты будет отправлена ссылка для редактирования

конспект занятия Куян кунакка килгән

Конспект: «Куян кунакка килгән»
Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү.

Максат: уен аша балаларның яшелчәләр турында булган белемнәрен ныгыту.
Белем бирү бурычлары: яшелчәләрне (кишер, кәбестә) тану, аеру, исемнәрен истә калдыру; сорауларга җавап бирә белү.
Үстерү бурычлары: сүз байлыгын, логик фикер йөртү сәләтен үстерү.
Тәрбия бурычлары: кунакчыллык һәм үзара уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.
Төп белем бирү өлкәсе: Сөйләм үстерү.
Ысуллар һәм алымнар: уен, практик, сүзле, күрсәтмә ысуллар; алымнар: әңгәмә, сораулар, биремнәр, балалар сөйләмен бәяләү.
Чаралар: куян, яшелчәләр, муляжлар, кәрзиннәр, тәлинкәгә кырып салынган яшелчәләр.

Эшчәнлек барышы.
(Әкрен генә музыка ишетелә (сотовойданда ярый., ишектән куян булып киенеп тәрбияче килеп керә. Куян колаклары кигән.)
(Куянның кулында кәрзин, кәрзиндә кәбестә белән кишер)
– Балалар,мин Куянкай сезгә кунакка килдем. Исәнләшик әле Куян белән.
– Исәнме, Куян. (...).
Куян:
– Балалар, әйтегез әле, минем кулда нәрсә бар?
– Әйдәгез әле карыйк, эчендә ниләр бар икән?
– Балалар, бу нәрсә? (Кишер)
– Ә бу нәрсә? (Кәбестә)
– Ул нинди? (Тәмле, татлы, сусыл)
– Син кишер (кәбестә) яратасыңмы? (Әйе, мин кишер (кәбестә) яратам) (Балаларның җаваплары)
Берничә баладан аерым сорау, индивидуаль җаваплар.
– Балалар, Куян бүген сезне карарга килгән: кем тәртипле, кем акыллы, тапкыр микән дип. Әйдәгез әле аңа матур итеп уйнап күрсәтик.

“Кишер җыю” - уены
Хәрәкәтле уен, музыка яңгырый, икешәр бала ярышып кәрзиннәргә кишер җыялар.
– Булдырдыгыз, балалар, ничек күп итеп кишер җыйдыгыз! Куян кишерне бик ярата, ә сез кишер яратасызмы? Кәбестә яратасызмы?
– Менә нинди акыллы балалар икән сез. Әйдәгез без хәзер рәхәтләнеп бер биеп алыйк.
(“Ак куян” дигән җыр куела. УМК дискаларында бар. 2-3 яшьлекләрдә дип беләм, музыкага куян булып сикерешсеннәр.).
Ак куян йомшак куян,
Безгә кунакка килгән.
Койрыгы кыска гына,
Колагы җиргә тигән.
Әйдәгез кунакларны
Кишер белән сыйлыйбыз.
Тыпыр- тыпыр, тыпыр – тыпыр
Сикерешеп уйныйбыз.
– Рәхмәт, балалар, миңа сез бик ошадыгыз, барыгыз да акыллы, тәртипле, тапкыр икәнсез. Шуңа мин сезгә үземнең күчтәнәчләремне калдырып китәм, сыйланырсыз. Ә хәзер сау булыгыз!
– Сау бул, Куянкай.

Раздел: Конспекты занятий для детского сада
Автор:
Воспитатель Нижнешитцинского детского сада "Ромашка" Сабинского района РТ.
Дата публикации: 20.12.2015
© При использовании материала ссылка на автора и сайт обязательна!
  Получить выходные данные
  Внести правки в свой материал

 Выходные данные (библиографическая ссылка):

Гильмутдинова Д. М. Куян кунакка килгән // Международный каталог для учителей, преподавателей и студентов «Конспекты уроков» // URL: https://xn----dtbhtbbrhebfpirq0k.xn--p1ai/detsad/konspekti/file/20401-kuyan-kunakka-kilg-n (дата обращения: 29.03.2024)
  Скачать сертификат о публикации
  Заказать рецензию на публикацию