статья Домашние животные
Халык шагыйре Фәнис абый Яруллинның бу җыры, укытучыларга багышлап язылган күп җырларның берсе булса да, рәсми рәвештә кабул ителмәсә дә, укытучы һөнәренең гимны булып яңгырый. Бу җырда-укытучыга булган хөрмәт, мәхәббәт, аны зурлау, аны кадерләү...
Моңарчы шагыйрьләр иҗатында һәм укучылар белән ата-аналар күңелендә булган хөрмәт һәм зурлау, ниһаять, быел иң биек трибуналардан яңгырап, Укытучы елы булып әверелде.
Укытучы... Дөньядагы иң изге, иң мәрхәмәтле, иң күркәм, иң гүзәл һөнәр иясе... Элек-электән, әле мәдрәсәләрдә дин сабаклары гына укытылган заманнардан ук, белем бирүче кешегә, зурлап, мөгаллимә, мөгаллим, дип эндәшкәннәр, аларга зур ихтирам белән мөрәҗәгать иткәннәр, олы яшьтәге апа - абыйларыбыз да алар алдында хөрмәт белән баш иеп исәнләшкәннәр.
Укытучым... Сез минем тормышымның якты хатирәсе. Төн йокыларыгызны йокламыйча, укучыларым, дип өзгәләнгән, тәүлекнең һәр мизгелен, газиз әниләребез кебек, безне уйлап үткәргән мәрхәмәтле затлар сез. Ә сездә күпме сабырлык!
Укып-чыгып, дөнья тануны,
Бәхетебезне эзләп табуны
Зур ышаныч белән көткәнсез,
Сез иң сабыр кеше икәнсез.
Авыр минутларда – ярдәмчебез, хаталар ясаганда - төзәтүчебез булдыгыз. Кирәк вакытта, әрләп, үзегезнең үгет-нәсихәтләрегезне безгә сеңдердегез. Сезнең күз карашыгызда түземлелек тә, мөлаемлылык та, таләпчәнлек тә үз урынын тапкан...
...Бу уку елы безнең өчен бик тә җаваплы һәм мөһим, чөнки туган мәктәбебез, яраткан укытучыларыбыз белән хушлашыр чак җитте. Ни арада мәктәп бусагасын атлап керүебезгә 9 ел узып та киткән! Нәкъ җырдагыча: “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй, сентябрьнең бере җиткәнен...” Әйе, кечкенә кызлар, малайлар булып, 1 класска укырга килүебез бүген дә хәтердә. Мин инде, балалар бакчасына йөргән вакытта ук, мәктәп кырыннан тыныч кына үтеп китә алмый торган идем. Минем тизрәк, олы апа-абыйлар кебек, шушы мәктәп ишеген ачып керәсем, анда ниләр барын беләсем, ә иң мөһиме- үземнең беренче укытучымны күрәсем килә иде. Һәм менә мин зарыгып көткән ул көн килде. Безне мәктәп ишегеннән, колачын җәеп, ягымлы елмаюы белән күңелләребездәге каушауны таратып, беренче укытучыбыз- Лилия Нәҗип кызы каршы алды. Беренче укытучымның назлы тавышын ишеткәч, барлык курку хисләрем юкка чыкты. Нәни кулларыбызга ручка - каләм тотарга, санарга, хәрефләр язарга, әйләнә-тирәне танып белергә, тормыш дигән олы юлның беренче сикәлтәләрен үтәргә без Лилия апабыз белән өйрәндек. Укытучыбыз безнең сабый күңелебезгә ачкыч таба белде, гадел һәм искиткеч сабыр булды. Ул безне намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте, һәрберебездә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алды.
Нинди генә җитешсезлекләребез, шаянлыкларыбыз, кайбер вакытларда дөрес булмаган адымнарыбыз белән борчысак та, Лилия апа һәрвакыт сабыр, тыныч кына итеп безне ясаган хаталарыбызны төзәтергә, эшләгән яхшылыкларыбызга сөенә белергә өйрәтте. Әле бүген дә без Лилия апаның әниләрчә сабыр гына һәрберебез өчен борчылып, кайгыртып яшәгәнен тоябыз. Бүген инде 9 сыйныфта укысак та, ул безнең һәр эшебезне күреп, аңлап, аңа бәя биреп тора, уңышларыбызга шатлана, хаталарыбыз булса, яныбызга килеп, аны төзәтү өчен үзенең акыллы һәм төпле киңәшләрен бирә. Шуңа күрә мин бүген дә Лилия апабыз алдында зур хөрмәт белән башымны иеп: “Рәхмәт Сиңа, укытучым!” –дип дәшәм.
Әлифбаның хәрефләре аша,
Сукмак салдың яшәү серенә.
Әнкәемдәй иң кадерле кешем-
Укытучым-күңел түремдә.
Югары сыйныфларда класс җитәкчебез булган Хаүлә Галимҗан кызын да без, яратып, үзебезнең икенче әниебез кебек кабул иттек. Чөнки Хаүлә апабыз белән 5 ел бергә булу дәверендә, без малай-кызлардан үсмер егет-кызларга әйләндек. Димәк, һәрберебезнең үз холкы, үз фикере бар. Һәм без еш кына үзебезнең олы булуыбызны күрсәтергә, үзебез теләгәнчә эшләргә тырышабыз. Әмма, нинди генә вакыт булса да, Хаүлә Галимҗановна, безнең фикерне тыңлап, үзенең киңәшләрен бирә, фикеребезне дөрес юлга кертеп җибәрә. Кайвакытта, кырыс һәм таләпчән ана булып, безне ялгыш адымнарыбыз өчен оялырга да мәҗбүр итә.
Әгәр анам миңа гомер бирсә,
Укытучым - белем бирүче.
Бөтен яхшылыгым, начарлыгым-
Иң беренче алар күрүче.
Хаүлә апабыз безнең укуыбыз һәм тәртибебез өчен янып-көеп йөри, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан сакларга тырыша. Ул безнең якын киңәшчебез һәм сердәшебез. Аның акыллы киңәшләре, үгет-нәсихәтләре алдагы гомер юлларыбызда да безне озата барыр.
Озакламый, туган мәктәбебез белән хушлашу мизгелләрен белдереп, соңгы кыңгырау чыңлар. Без иңнәребезгә канат куйган, олы тормышка ныклы адым ясарлык хәлгә җиткергән , туган нигезебез кебек якын булган оябыздан төрле тарафларга таралырбыз. Әмма биредә безнең борчу - мәшакатьсез үткән сабый чагыбыз, беренче яну - көюләре белән күңелләрне кузгаткан керсез саф яшьлегебез кала. Ә иң мөһиме - тормышыбызда олы таянычыбыз булган укытучыларыбыз кала.
Яшебез үсеп, югарырак классларга аяк баскан саен, без мәктәпнең, укытучыларыбызның безгә никадәрле якын һәм кадерле икәнен ныграк аңладык. Бүген минем өчен Укытучы - сабый баланың бер тапсыз нәни күңеленә яхшылык, изгелек орлыклары чәчүче илаһи зат. Мәктәптә эшләү дәверендә тормышыгызда үтә җаваплы да, авыр да, кызыклы да көннәрегез санап бетергесез күп булгандыр. Сез күпме кеше күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас эз салгансыз. Карасаң, бүген дә йөзегездә шул ук мөлаемлылык, чибәрлек, очкын чәчеп торучы күзләр. Кайчандыр чем кара чәчләргә генә бераз бәс кунган да гүя эрергә өлгермәгән. Сез без нәниләрне “Белем” дигән олы дөньяга алып кереп, һәрберебезнең күңеленә - нур, хыялына - канат, акылына матурлык салдыгыз. Шуңа күрә дә миңа белем һәм тәрбия биргән һәрбер укытучыма мин бүген олы рәхмәтемне җиткерәм, алар алдында зур хөрмәт һәм ихтирам хисләре белән башымны иям!
Рәхмәт сиңа, укытучым,
Бурычым зур синең алдыңда.
Биргән белемең, якты маяк булып,
Озатып барыр гомер юлымда!
Выходные данные (библиографическая ссылка):
Наматова Г. . Домашние животные // Международный каталог для учителей, преподавателей и студентов «Конспекты уроков» // URL: https://xn----dtbhtbbrhebfpirq0k.xn--p1ai/other/articles/file/3023-domashnie-zhivotnye (дата обращения: 21.11.2024)- Система организации оценки учебных достижений обучающихся на уроках математики. Из опыта работы учителя математики
- Развитие регулирующей функции речи у детей с ограниченными возможностями здоровья, воспитывающимися в коррекционном интернате
- Функции средства воспитания
- МЕТОДИЧЕСКИЕ РЕКОМЕНДАЦИИ ПО ВНЕДРЕНИЮ МЕТОДОЛОГИИ (ЦЕЛЕВОЙ МОДЕЛИ) НАСТАВНИЧЕСТВА ОБУЧАЮЩИХСЯ ДЛЯ ОРГАНИЗАЦИЙ, ОСУЩЕСТВЛЯЮЩИХ ОБРАЗОВАТЕЛЬНУЮ ДЕЯТЕЛЬНОСТЬ
- Гимнастика в школе
- Работа с текстом: поиск информации и понимание прочитанного на уроках химии и биологии
- Оқытудағы бағалаудың білім сапасын арттырудағы маңызы
Вместе мы делаем образование лучше!
Сейчас на сайте 16951 пользователь.
Отзывы