Для подтверждения авторства введите
e-mail, указанный при добавлении материала.
На этот адрес электронной почты будет отправлена ссылка для редактирования

конспект урока Аергыч

Максат. Укучыларга аергычлар, аларның белдерелүен аңлату, укучыларның сөйләм телен үстерү, туган якның күренекле шәхесләре белән горурлану хисе тәрбияләү. Җиһазлау. Дәреслек, таблица, Р.Низамиев шигырьләреннән өзек, карточкалар, тест сораулары, кодоскоп.

Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше. Укучыларның белемен актуальләштерү.
1. Тест сорауларына җаваплар алу.
1. Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикерне хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе:
А) сүзтезмә
Б) җөмлә
В) тезмә сүз
2. Үзара бәйләнешкә кереп, аерым бер төшенчәгә төгәллек бирә торган ике яки берничә сүздән торган төзелмә:
А) сүзтезмә
Б) җөмлә
В) тезмә сүз
3. Җөмләдә бер-берсенә буйсынып килгән сүзләр арасында бәйләнеш төре:
А) тезүле
Б) ияртүле
4. Җөмләдә баш килештәге исем яки зат алмашлыгы белән белдерелгән җөмлә кисәге:
А) хәбәр
Б) ия
5. Нәрсәгә нигезләнеп җөмләләр хикәя, сорау, боеру җөмлә төрләренә бүленә?
А) нинди тойгы белән әйтелүгә
Б) сөйләүченең нинди максат белән әйтүенә
В) иярчен кисәкләре булуга
6. Җөмлә азагында нинди тыныш билгесе кирәк?
«Нинди ямьле безнең ил»
А) нокта
Б) сорау
В) күп нокта
Г) өндәү
7. Җөмлә дип нәрсәне атыйлар?
А) тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикер хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе
Б) билгеле бер мәгънә белдергән аваз яки авазлар тезмәсе
В) теләсә нинди сүз яки сүзләр тезмәсе

Компьютер аша тестларны эшләгәндә,
калган укучылар карточкалар белән эшлиләр.
I группа. Бирем. Ия белән хәбәр арасына сызык куярга.
Һади Атласов - таза, нык, җиңел сөякле, хәрәкәтчән кеше. Мин - балта остасы малае. Бәрәңге янына иң әйбәте - арыш икмәге. Аларның төп шөгыле - балык тоту, балык эшкәртү. Казанда иң борыңгы урам - Ташаяк урамы.
II группа. Бирем. Ия белән хәбәр астына сызарга.
Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә. Елганың сулъяк ягында урманнар офык астына кереп югала. Шул вакыт кинәт ишек ачылып китте. Аш кадерен ач белер, тук кадерен ялангач белер. Биш-алты минуттан Галиулла кайтып керде.
III группа. Бирем. Җөмлә төрләрен билгеләргә, тыныш билгеләрен куярга.
Кич болытлы һәм караңгы булды Ничек килдең, үзең генәме Чын сугыш түгелдер лә бу Нык бас аякларыңны, җиргә сеңдереп Сагындым, бик сагындым сине, изге туган ил
Тест җавапларын алмашып тикшерәләр, билге куялар.
Кодоскоп аша дөрес җаваплар күрсәтелә.
1) Б 3) Б 5) Б 7) А
2) А 4) Б 6) Г
Билге кую өчен таләпләр:
«5» ле - хатасыз.
«4» ле - 2 хата.
«3» ле - 3,4 хата.
«2» ле - 5... хата.
2. Җөмләнең баш кисәкләрен кабатлау.
Сораулар.
- Нинди кисәкләр баш кисәк дип атала?
- Ия, хәбәр.
- Нинди җөмлә кисәге ия була?
- Баш килештә килеп, җөмләдә башка сүзләргә буйсынмыйча, кем? нәрсә? соравына җавап бирә торган җөмлә кисәге ия дип атала.
- Нәрсә ул хәбәр?
- Ия турында нәрсәдер хәбәр итә торган җөмләнең баш кисәге хәбәр дип атала.
- Ия белән хәбәр арасына кайсы очракта сызык куела?
- Җөмләнең хәбәре исем, исем фигыль һәм исем урынында килгән башка сүз төркемнәре белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасына сызык куела.
- Баш кисәкләрне ачыклап, аңа ияреп килә торган кисәкләр иярчен кисәк дип атала. Сез нинди иярчен кисәкләрне беләсез?
- Аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагыч.
- Бүген иярчен кисәкләрнең берсе - аергыч һәм аның белдерелүен карап китәрбез.

II. Яңа төшенчәләр, ысуллар формалаштыру.
1. Таблицадан җөмлә тикшерергә.
Азатлык өчен көрәштә корбан булган аналарның да иң беренче җылы сүзе балалары турында булган.
- Укучылар, җөмләнең аергыч дигән иярчен кисәге һәрвакыт исем яки исемләшкән башка сүз белән бирелгән кисәкне ачыклый. Бу - аергычларны табуны җиңелләштерә: исем яки исемләшкән башка сүз белән бирелгән кисәкне ачыклый торган теләсә нинди сүз җөмләдә аергыч була. Ә хәзер таблицадагы җөмләдән исем белән бирелгән кисәкләрне, шулай ук аларны ачыклаучы кисәкләрне табып, җөмләне сүз тезмәләренә аерып чыгыйк.
Азатлык - исем белән бирелгән кисәк, ләкин аның аергычы бармы? (юк)
азатлык өчен көрәштә
корбан булган аналар
аналарның сүзе җылы сүзе
иң беренче сүзе
- Укучылар, игътибар итегез әле, аергычлар җөмләдә кайсы урыннарда килгәннәр?
- Шулай, җөмләнең төрле урынында: башында, уртада. Ләкин шуларның берәрсе ияртүче кисәктән соң килгәнме?
- Әйе, аергычларның барысы да үзен иярткән кисәктән алда килгән, һәм ияртүче кисәк кайда булса, алар да шунда торалар. Аергычны ияртүче кисәк аерылмыш дип атала. Димәк, аергыч җөмләдә теләсә нинди урынга күчеп йөри алмый, ул аерылмыш белән бергә аның алдыннан гына килә. Бу сүзләрнең уңай (туры) тәртибе була. Шигъри яки гади сөйләмдә генә аергыч аерылмыштан соң килергә мөмкин. (Исемең ничек синең?) Аергычка билгеләмә бирдерү. Таблица буенча нәтиҗә ясау.
Йомгаклыйк. Димәк, ияртүче кисәк - аерылмыш - аергыч һәрвакыт исем белән белдерелә, нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең? ничәнче?кебек сорауларга җавап бирә, барлык мөстәкыйль сүз төркемнәре белән дә белдерелә ала.
2 Кодоскоп белән эш.
Җөмләләрне тикшерү.
Без «Теләче хәбәрләре»газетасын яратып укыйбыз.
Шагыйрь Р. Низамиев - безнең горурлыгыбыз.
«Баландыш» хуҗалыгы бәрәңгедән мул уңыш алды.
Түбән Саурыш авылы Мишә елгасы янына урнашкан.
Нәтиҗә. Аергыч шулай ук килеш кушымчасыннан башка килгән исемнәр - газет-журнал, китап, авыл, шәһәр, район исемнәре белән дә белдерелә ала.

III. Осталык һәм күнекмәләр булдыру.
1. 62 нче күнегү. Басма хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең җөмләдә кайсы кисәк булуын ачыкларга.
2. Кодоскоп белән эш.
Җөмләләрне дәфтәргә язып, аергычларның астына сызыгыз.
Уйсыз-гамсез малай булып

Тәгәрәдем чирәмдә.
Чук канатлы күбәләкләр
Уйнап очты тирәмдә.
Р. Низамиев «Гомер учагы.»

Туплар тынгач, беренче яз килде,
Тыныч язлар, тыныч иртәләр.
Ирләр тире тамды буразнага,
Яңартылды койма-киртәләр.
Р. Низамиев «Өмет».
3. Карточкалар белән эшләү.
I группа.
Бирем. Нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап, аергычларны аерым баганаларга языгыз.

Сыйфат Исем Сан Фигыль Башкалар

Яшь имәннең төбен йомшартып, яфракларын сөртеп торганда, әрәмә башындагы Олы күл ягыннан кинәт кенә җиз торбадан чыккандай калын һәм яңгыравыклы аккош тавышы ишетелде. Бу тавышка икенче аккош тавышы кушылды. Өченче, дүртенче! Инде дүрт аккош бергә кычкыра башлады.
II группа.
Бирем. Аергычларның астына сызыгыз, нинди сүз төркеме белән белдерелүен өстенә языгыз.
Каурыйларда көз көйләрен уйнап,
Агачларны сары төскә буяп.
Куакларга җиләк-җимеш элеп,
Агач төпләренә гөмбә тезеп,
Урман буйлап алтын көз йөри.

Көшел-көшел бодай, арыш җыеп,
Саламнардан зур эскертләр куеп,
Кара җирне уҗым белән каплап,
Тракторлар белән гөрләп, шаулап,
Кырлар буйлап уңган көз йөри.
4. Аергычның җөмләләрдәге әһәмиятен күрсәтү.
- Җөмләдә аергычны куллану ни өчен кирәк?
- Аергычлар җөмләне матурлыйлар. Алар әдәби әсәрләрдә бик еш кулланылалар. Мәсәлән, шаян җил, ак, ал, кызыл чәчәкләр. Мондый аергычларны сурәтләү чарасы буларак ничек атыйлар?
Эпитет.
- Әйе, без якташ шагыйребез Р. Низамиев шигырьләреннән алынган мисалларда да аергычларны күп очраттык. Сез тагын якташ нинди язучыларны, шагыйрьләрне беләсез?
- Р. Низамиев, Ф. Хөсни, М. Хәсәнов, Н. Хәсәнов, Ф. Галиев, С. Зыялы, М. Максуд, Д. Гайнетдинова.
- Без аларның әсәрләрен өйрәнергә, үзебезнең якташларыбыз белән горурланырга тиешбез.

IV. Дәресне йомгаклау.
- Укучылар без бүген нинди җөмлә кисәген өйрәндек?
- Нинди җөмлә кисәге аергыч дип атала?

Өйгә эш. Күнегү 63.
Билге кую.

 

Раздел: Конспекты уроков по русскому языку для 7 класса
Автор:
учитель татарского языка и литературы МБОУ - Большемешинская средняя общеобразовательная школа
Дата публикации: 28.01.2015
© При использовании материала ссылка на автора и сайт обязательна!
  Получить выходные данные
  Внести правки в свой материал

 Выходные данные (библиографическая ссылка):

Хамидуллина Р. Ф. Аергыч // Международный каталог для учителей, преподавателей и студентов «Конспекты уроков» // URL: https://xn----dtbhtbbrhebfpirq0k.xn--p1ai/russ/7-klass/file/4845-aergych (дата обращения: 24.04.2024)
  Скачать сертификат о публикации
  Заказать рецензию на публикацию